Яңа ел ыгы-зыгысы. Яңа ел уенчыклары остаханәсен ачу

      Яңа ел - һәркем өчен көтеп алынган вакыйга. Әмма үз кулың белән ясалган оригиналь эшләнмәләр зуррак хис-кичерешләр уята.
     Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт буенча белгеч Савинова С.А. тарафыннан "Арт-терапия" технологиясе кысаларында "Яңа ел уенчыклары ясау" ижади шөгыле уздырылды. Ул "Яңа ел ыгы-зыгысы" девизы астында үтте. Чараның максаты: өлкәннәрнең ижади һәм акыл сәләтләрен үстерү, ялларын оештыру.
      Социаль хезмәт алучылар могжизалы теләкләр шары ясадылар, фигуралы бизәкләр кисеп ябыштырдылар, кар бөртекләре кистеләр, кыскасы, хыял һәм фантазияләрен эшкә жиктеләр. Яңа ел алды ыгы-зыгысында бүләкләр ясаган өлкәннәр тиз генә таралмадылар, чөнки аларны яхшы кәеф биләп алган иде.

Соңгы яңарту: 2020 елның 29 декабре, 15:27

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International