Республикакүләм «Шашка-шахмат турниры»

2019 елның 27 нче июнендә Казан шәһәрендә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында Республикакүләм шашка-шахмат турниры үткәрелде. Интернатта яшәүче шахматчы Соколов В.Н. һәм шашкачы Прокофьев С.А., Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йорты данын яклап, Татарстанның иң көчле көндәшләре белән көч алыштылар. Өлкәннәр уен барышында стратегик алдан күрү, логик фикерләү, спортка һәвәслекләрен күрсәттеләр. Призлы нәтиҗәләргә ирешә алмасалар да, күп уңай кичерешләр алдылар. Чөнки җиңү түгел, катнашу мөһимрәк бит.

Соңгы яңарту: 2019 елның 28 июне, 16:58

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International