Татьяна көне

     2020 елның 24 нче гыйнварында Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Эрудит" технологиясе кысаларында "Татьяна көне" танып-белү уены уздырылды.
      Уенның максатлары булып социаль хезмəт алучыларның игътибарын халкыбызның рухи-əхлакый гореф-гадəтлəренə юнəлтү торды, ə бурычлары: "Татьяна көне"нең тарихы, йолалары турында мəгълүмат бирү, əйлəнə-тирə дөнья турында белемнəрен киңəйтү; рус халкы традициялəренə һəм мəдəниятенə мəхəббəт тəрбиялəү.
     Танып-белү уенын Пантелеева С.А. барлык катнашучыларны шигъри формада "Татьяна көне" белəн котлаудан башлады. Татьяна көнендə картлар һəм балалар якындагы иң биек урынга менеп, кояшта жылына, телəклəр тели торган булганнар;  бу көндə кояш та жирне башкачарак яктырта дип санала. Светлана Анатольевна бик күп табышмак һəм сынамышлар əйтте. Уйнадылар, жырладылар.
      25 нче гыйнвар Студентлар көне дип санала, 1755 нче елда бу көнне императрица Елизавета Петровна Мəскəү университетын ачу турында указ чыгарды һəм шул вакыттан бирле Татьяна Россия мəгарифен яклаучы булып санала, ə Татьяна көне студентларның күңелле бəйрəменə əйлəнде. Форсаттан файдаланып, Светлана Анатольевна зирəклеккə "Блиц-турнир"  уены уздырды, интернатта яшəүчелəр анда бик телəп катнаштылар.
     Социаль хезмəт алучылар күңелле чараларны бик яраталар, уен барышында бик күп яңа кызыклы белемнəр алынды. Үткəрелгəн чарадан һəммəсе канəгать калды.

Соңгы яңарту: 2020 елның 24 гыйнвары, 11:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International