2019 елның 13 нче маенда Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен тәрбияче Шишкина Р.Г. тарафыннан ачык һавада “Хезмәт терапиясе” технологиясе кысаларында шөгыль уздырылды.
Интернат-йортта яшәүчеләр күңелсезләнеп утырмыйлар, җәй-көз көннәрендә алар интернат территориясендә хезмәт куялар. Практика күрсәткәнчә, өлкәннәр бик теләп чәчәк түтәлләрен тәрбиялиләр, яшелчәләр үстерәләр.
Әлеге шөгыльнең максаты - яшәү дәртен саклау, вак моториканы һәм организмның хәрәкәт функциялләрен үстерү.
Соңгы яңарту: 2019 елның 13 мае, 15:13