Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында спорт-күңел ачу программасы уздырылды

Социаль хезмәт алучылар җитезлектә, тизлектә һәм өлгерлектә көч сынаштылар.

Спорт эстафетасы саф һавада “Хәрәкәт – ул тормыш!” шигаре астында узды. Төсле жетоннар буенча катнашучылар ике командага – капитаннар Ирина Меховникова һәм Виктор Морозов җитәкчелегендәге “Кызыллар” һәм “Зәңгәрләр” командаларына бүленделәр. Күңелле стартлар шигъри рифмалардан торган кызыклы күнегүдән башланды. Шаян сораулардан соң катнашучылар туп, скакалка, кыршау белән эстафетага керештеләр. Барлык катнашучылар биремнәрне бик теләп үтәделәр. Җиңү “кызыллар”га тәтеде.

- Бала чакны искә алдык. Физкультура белән дә шөгыльләндек. Миңа бик ошады, - диде Зинаида Болтобаева.

- Скакалканы күптән тоткан юк иде. Команда өчен бик теләп катнаштым, - диде Геннадий Шабалин.

Соңгы яңарту: 2021 елның 25 июне, 15:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International