Үзгəреш жиле

17.02.20 көнне Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Үз-үзеңə ярдəм ит" программасы кысаларында "Үзгəреш жиле" минитренингы уздырылды.
Чараның максаты: өлкəннəрне тормыштагы үзгəрешлəрне кабул итəргə, тышкы дөнья вакыйгаларыннан бəйсез рəвештə бəхетле булырга өйрəтү. Психолог Родикова Л.В. тренингта катнашучылар белəн бергə һəркемнең тормышында була торган үзгəрешлəрне ничек мөмкин кадəр югалтуларсыз кичерергə һəм алардан ничек табыш алырга икəнен белделəр. Кешенең ике халəте: "яшьлеге"  һəм "картлыгы", шулай ук урта яшь - "яшьлектəн картлыкка күчү" чорлары өйрəнелде. Үзгəрешлəр башланып, без аны кабул итəргə əзер булмасак, бик күп тискəре кичерешлəр барлыкка килə: курку, үз-үзеңə ышанмау; борчылу; ялгызлык; таркаулык. Эшлəү сəлəте кими, депрессия һəм апатия якынлаша. Тормышта уңай үзгəрешлəрне ничек булдырырга һəм ничек уңышка ирешүчəн һəм сəламəт булырга дигəн темага актив фикер алыштылар. Людмила Владимировна өлкəннəр аудиториясе белəн, киеренкелекне бетерү өчен, төрле уеннар үткəрде, алар кəефне күтəреп жибəрде. "Стакан турында хикəя" аеруча ошады. Профессор үзенең студентларына көн азагында бөтен тормыш проблемаларын һəм уңышсызлыкларны куарга кирəклеген төшендерə, шулай булганда гына тормыш авырлыкларын жиңəрлек кəеф һəм уяулык барлыкка килə. "Шарлавык" релаксациясе хəл алырга һəм кəефне яхшыртырга ярдəм итте, аннары яхшы якка үзгəреш жиленең талисманын - жилпəзəне ясарга керештелəр. Очрашу азагында һəркемгə бирелгəн изге телəклəргə бай тылсымлы тартмачык бөтен катнашучыларны сөендерде һəм кичəнең матур бер истəлеге булды.

Соңгы яңарту: 2020 елның 17 феврале, 16:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International