"Күңелле компания" белəн очрашу

Бүген, 30.09.2019 көнне, Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йорты Лисюк Варвара Олеговна житəкчелегендəге "Күңелле компания" балалар коллективын кунак итте. Ике буынның очрашу-концерты Өлкəннəр көне алдыннан узды. Бəйрəм программасы казак халык жырларыннан, дəртле рус халык биюлəреннəн, заманча флешмоб, юмористик сəхнə əсəрлəреннəн һəм шигырьлəрдəн торды.
Бəйрəм сюрпризы өлкəннəрнең күңелен нечкəртте, йөзлəре буйлап шатлык яшьлəре тəгəрəде. Балалар бик тырышып чыгыш ясадылар, чара ахырында əби-бабайларга кызыклы смайликлар белəн бизəлгəн əфлисуннар бүлəк иттелəр. Интернатта яшəүчелəр жавап рəвешендə балаларны яңа очрашуларга чакырдылар һəм артистларны көчле алкышлар белəн озаттылар.

Фото

Соңгы яңарту: 2019 елның 30 сентябре, 13:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International