“Ә тәрәз артында яз” темасына рәсем ясау шөгыле

9.04.2020 көнне Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияче Пантелеева С.А. азмобильле социаль хезмәт алучылар белән “Ә тәрәз артында яз” темасына “Изотерапия” һәм “Чәчәктерапия” технологияләре кысаларында азтөркемле рәсем ясау шөгыле уздырды.

Чараның бурыч һәм максатлары – социаль хезмәт алучыларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту; кәгазьдә яз фасылына хас билгеләрне күрсәтә белү күнекмәләрен формалаштыру; кәгазь битендә вакыйгаларны гармонияле рәвештә бирергә өйрәнү; композиция, күзәтүчәнлек, хәтер, фикерләү сәләтләрен үстерү; өлкәннәрдә рәсем ясау теләге тудыру.

Светлана Анатольевна азмобильле социаль хезмәт алучыларга И.Левитанның “Март” картинасын карарга тәкъдим итте. Интернатта яшәүчеләрнең ел фасыллары һәм язның билгеләре, картинада өстенлек итүче төсләр һәм төсмерләр турында белемнәрен ныгытты.

Эш башланыр алдыннан тәрбияче бармак гимнастикасы эшләтте, шулай социаль хезмәт алучыларны киеренкелектән арындырды. Пумала һәм буяулар белән эш иткәндә куркынычсызлык техникасын искә төшерде.

Аннары җиңел язгы музыка астында тәрбияче интернатта яшәүчеләргә эшкә керешергә, акварель буяулар ярдәмендә үзләренең барлык хис-тойгыларын, уйларын кәгазьгә төшерергә кушты. Барлык социаль хезмәт алучылар шөгыль барышында яхшы кәефтә булдылар, алар һәрвакыт үз хисләрен һәм тойгыларын бик теләп кәгазь битенә төшерәләр.

Соңгы яңарту: 2020 елның 9 апреле, 16:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International