Спас интернат-йортында компьютер грамоталылыгы буенча дәресләр

Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Өлкән яшьтә компьютер грамоталылыгы” программасы кысаларында компьютер грамоталылыгы буенча дәресләр дәвам итә. Анда йөрүче социаль хезмәт алучылар компьютерда эшләү күнекмәләре алалар. Компьютер грамоталылыгы - пенсионерлар өчен зиннәтлелек билгесе түгел, ә тормышка яңа мәгънә бирү, аралашу даирәсен киңәйтү, замана белән бергә атлауны тою ысулы. Өлкәннәрнең компьютер алдында булган курку һәм киеренкелек хисләрен җиңүләре әһәмияткә ия.

Әлеге чараның максаты: өлкәннәрнең компьютер өлкәсендә белем һәм күнекмәләрен формалаштыру; социаль адаптацияләү һәм өлкәнәрнең тормыш сыйфатын арттыру максатында компьютерда эшләргә өйрәтү.

Компьютер грамоталылыгы социаль хезмәт алучыларны иҗтимагый тормышка тарта, танып белү активлыкларын һәм мәгълүмати компетентлыкларын үстерә. Компьютер сыйныфында эшләү буш вакытларын файдалы итеп уздырырга, заманча тормыш шартларында тизрәк җайлашырга, үз көчләреңә ышанырга һәм мөмкинлекләреңне тормышка ашырырга ярдәм итә.

Соңгы яңарту: 2021 елның 16 апреле, 16:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International