Матурлыктан күзләр камаша...

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Шәһәрдә яшәүче Василә һәм Айрат Беляевларның хуҗалыгы һәркемне сокландыра торган. Капка ачып ишегалдына керү белән иң әүвәл мондагы чисталык һәм матурлыкка игътибар итәсең. Һәр нәрсә үз урынында, төзек. Бөтен нәрсә җайлы һәм уңайлы булсын өчен эшләнгәнлеге әллә каян күренеп тора. Төсләр балкышыннан күзләрне камаштырырлык чәчәкле бакчаны Беляевларның таныш-белешләре “ботаника бакчасы” дип тә атыйлар.

Марина ЗАЙЦЕВА

 

Беляевларның өй каршындагы төрле төсләргә күмелеп утырган чәчәк бакчасына игътибар итми мөмкин түгел. Менә кайда ул матурлык! Арада ниндиләре генә юк, сибелеп үскән болын чәчәкләре диярсең. Аеруча лимонлы хризантемалар һәм циния башкаларыннан аерылып тора. Василә күбрәк хризантемаларны ярата икән. Ни өчен дигәндә, бу чәчәк безнең шартларда әйбәт үсә, артык мәшәкать таләп итми. Күчереп утыртырга да була, җылы туфракка орлыгын сипсәң дә бик тиз тишелеп чыга, икенче берәүнең бакчасыннан өзеп алып кайтып утыртырга да мөмкин. Уңдырышлы туфракта берничә ел эчендә үк инде хризантема зур булып үсәргә өлгерә. Чәчәкләре көзге айларда да ерактан ук балкып утыра. Василәнең бакчасында хризантеманың берничә сортына игътибар иттем. Һәркайсының үз төсе, үз исе бар.

Соңгы елларда популярлашып киткән гортензия чәчәге дә бар аның бакчасында. Бер төптән күчереп алып берничә түтәлгә, шулай ук урам бакчасына утырткан. Зәңгәр төстәге гортензия дә бар. Монысының матурлыгын берни белән чагыштырырлык түгел, күпме генә карап торсаң да, сокланып туя алмыйсың.

 

Шактый зур лилияләр, астильба, флокса, кытай розасы, үрмәле клематислар – бакчадагы һәр үсемлекнең үз тарихы бар. Кайберләрен сатып алган, кайберләрен – бүләк иткәннәр, арада алмаштырып алганнары да бар.

 

Василә Рафаил кызы фантазиягә дә бай икән. Буш савытларга, чиләк, чүлмәк, кәстрүл ише әйберләргә җете петунья һәм лобелияләрне утыртып чыккан. Аларны тимердән махсус эшләнгән күтәрткечләргә урнаштырганнар, асылмалы гөл куя торган җайланмалар да бар. Бер-берсен тулыландырып, бу чәчәкләр җәй башыннан алып салкын көзләр килгәнчегә кадәр ишегалдын бизәп утыралар. Ишегалды дигәннән, ул әле ял бүлмәсен дә хәтерләтә: җиргә тулысынча брусчатка түшәлгән, түбәсе исә поликарбонат материал белән ябылган. Монда бик җайлы, иркенләп ял итәргә дә була. Бу максатны күздә тотып кечерәк диваннар чыгарып куйганнар, өстәл тора. Бәйрәмнәрдә кайнап торган самовар да чыгарып утырталар.

 

Күпләр быелгы җәй помидорлар өчен бик үк килешеп бетмәде, дип зарлансалар, Беляевларның уңышы көткәннән дә күбрәк булган. Алар, ышанычлы булсын өчен, помидорның берничә сортын үстерәләр. Дөрес, нәтиҗәсе булсын өчен күп тырышырга кирәк. Үсентеләрне язгы кыраулардан һәм июнь ае салкыннарыннан саклау өчен шактый чаралар күрергә туры килгән. Хәтта төнгегә парникта җылыткыч кабызып калдырган вакытлары булган. Ачык һавага да гадәттәгегә караганда соңрак утыртканнар, шуның аркасында үсентеләр авыруларга бирешмәгән.

 

Кыярны өч түтәлгә генә утырткан булсалар да, тозларга һәм маринадларга, төрле салатларга кулланырга җиткән. Моның артык сере юк, диләр алар. Теплицада тиешле температура һәм дымлылыкны сакласаң, шул җитә.

Бәрәңге, башка культуралар уңышы да елына күрә әйбәт чыккан. Дөрес, шулай дип әйтергә генә җиңел, ә бит хезмәт куймыйча гына бернәрсә дә үстереп булмый.

 

– Авылда үскәч, бакча эше минем өчен аеруча да якын, – ди Василә Рафаил кызы. – Чәчәкләргә килгәндә исә, аларны кайсы гына хатын-кыз үстерергә яратмый икән? Әле кечкенә чакта кызлар белән җыелышып уйнаганда иң матур чәчәк түтәленә ярышлар да оештыра торган идек. Дөрес, компьютер заманында хәзерге балаларны чәчәк кызыктырмый. Безне кече яшьтән хезмәткә өйрәтеп үстерделәр, терлеген дә карадык, башкасына да өлгердек...

 

Бу тормышта Василә Рафаил кызы белән Айрат Сәгыйр улы күп нәрсәгә үз тырышлыклары белән ирешкәннәр. Айрат, мәсәлән, зур, ишле гаиләдә тугызынчы бала булып туган. Василәне җиденче бала буларак үстергәннәр. Мәктәп елларыннан ук танышлар, Василә Айратны армиягә озатып калган. Аннан кайткач гаилә корганнар, район үзәгенә килеп, шәһәр читендә җир участогы сатып алганнар. Шушы җирдә йорт, ишегалды корылмалары төзү өчен икесенә дә күп тырышырга туры килгән. Дөрес, туганнары да булышкан. Әмма, кем әйтмешли, йөкнең авыр башы яшьләр җилкәсенә күбрәк төшкән. Балаларын да яшьтән эшкә өйрәтеп үстергәннәр. Олы кызлары Альбина, мәсәлән, кияүдә, ире белән Әлмәт шәһәрендә яшиләр. Салават техникумда юристлыкка укый, җәйге каникуллар вакытында археологик казу эшләрендә катнаша, үзенә акча эшли. Василә Рафаил кызы исә  күп еллардан бирле район хастаханәсендә акушерка булып эшли, ире – шофер. Айрат Сәгыйр улын безнең шәһәрдә үрнәк гаилә башлыгы булу белән бергә, оста җырчы һәм баянчы буларак та яхшы беләләр. Ул бәйрәмнәр хөрмәтенә уздырыла торган  күп концертларда катнаша, Сабан туйларында чыгыш ясый, зона күләмендәге конкурсларда призлы урыннарга лаек булды. Кулыннан килмәгән эше юк аның, нәрсәгә генә тотынса да, шуны булдыра.

 

Василә Рафаил кызының аш-су пешерергә осталыгы турында әйтмәсәк, язмабыз тулы булмас кебек. Ул милли ризыкларны бик тәмле итеп пешерә. Бәйрәмнәрдә, берәр истәлекле көн уңаеннан кунакка килүчеләрне мул табын корып шаккаттыра.

 

Йорт мәшәкатьләре, төп эш күп вакытны алса да, Беляевлар елга бер тапкыр кая да булса барып кайтырга тырышалар. Казанда яшәүче туганнарында булалар, Василә Рафаил кызының туган ягына – Ташкентка да барганнар. Кайда гына булсалар да, туган якларына ашкынып кайталар. Чөнки үз кулларың белән корган нигез, яшәгән урын һәркем өчен бик кадерле. Беляевларның нигезе киләчәктә дә нык булсын, бакчаларындагы чәчәкләре кешеләрне сокландырып торсын иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International