Үткән шимбәдә Приволжский поселогындагы яңа төзелешләр алып барыла торган территориядә 350гә якын агач утыртылды.

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Бу чара “Урман атналыгы -2017” республика акциясе кысаларында 7 октябрьдә башланып китте. Агачлар утыртуда Болгар урта мәктәп укучылары, укытучылар һәм мастерлар белән берлектә тармак технологияләре студентлары, район ветеран оешмалары вәкилләре, почта һәм электр элемтәсе учреждениесе коллективлары, район электр челтәре, мәдәният бүлеге,  янгын сүндерү һәм газ участогы, район Советы, башкарма комитеты, шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.Уртак көч белән 150 нарат үсентесе, шулай ук миләш, юкә һәм башка яфраклы агачлар утыртылды. Өмәдә катнашучылар бердәм булып, күтәренке кәеф белән тырышып эшләделәр.

 

Бу акция авыл җирлекләрендә дә дәвам итте. Болгардагы сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп укучылары да үз территорияләрендә  агачлар утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International