Ризыклар ошамаса, нишләргә?

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

“Күптән түгел генә шәһәрдәге кафеларның берсендә гаилә бәйрәмен билгеләп үткән идек. Пешекчеләр әзерләгән кайбер ризыклар ошап бетмәде. Кайсысы артык тозлы, кайсыдыр бөтенләй искергән, бозыла башлаган кебек тоелды. Кунаклар алдында бик оят булды. Шуңа карамастан, табын өчен бездән шактый гына күләмдә акча алдылар. Җәмәгать туклануы ноктасына дәгъва килеп чыккан очракта кая мөрәҗәгать итәргә? Һәм табын өчен түләгән акчаның бер өлешен булса да кире кайтарып алырга хокукыбыз бармы?” 

      Ольга Савельева, Болгар шәһәре.

Газета укучы соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль-хисап бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рузалия Кадыйрова җавап бирә:

 

– Узган ел шәһәрдәге җәмәгать туклану нокталарына дәгъва белән безгә берничә кеше мөрәҗәгать итте. Тик алар язма рәвештә түгел, телдән генә әйтелде.

 

Шунысы гаҗәпләндерә, дәгъваларның барысы диярлек безнең якларга турист группалары белән килгән шәһәр һәм район кунакларыннан алынды. Алар кафе яки ресторанда бирелгән ризыкның сыйфатыннан зарландылар. Бер очракта ашны җылытмыйча гына биргәннәр, икенче очракта кунак алдына бозыла башлаган ризык куйганнар. Казаннан килгән бер хатын белән дә күңелсез хәл килеп чыккан: ул су бирергә үтенгәч, аңа суны краннан агызып биргәннәр. Барысына да билгеле булган җәмәгать туклану нокталарының берсендә нинди сыйфатсыз хезмәт күрсәтүләренә дәлил буларак, пычрак стакандагы кайнатылмаган, тутык эзләре булган суны ул безгә алып килде.

Еш кына дәгъваны ризыкның сыйфатына гына түгел, өстәл әзерләүгә дә, еш кына үзләрен тупас тоткан хезмәт күрсәтүче персоналга да белдерәләр.

 

Мондый күңелсез хәлләр еш булмаса да, аңа теләсә кем юлыгырга мөмкин. Шуңа күрә җәмәгать туклану нокталарыннан файдаланганда үз хокукларыгызны белсәгез, аларны якларга бермә-бер җиңелрәк булачак.

 

Җәмәгать туклану ноктасы администрациясе (бу очракта – башкаручы) хезмәтләрне дөрес сайларга мөмкинлек биргән мәгълүматны кулланучыларга ачык формада җиткерергә тиеш. Кулланучы исә җәмәгать туклану ноктасы тәкъдим иткән продукциянең төп сыйфатлары, ризыкларны хәзерләү шартлары турында (әгәр бу коммерция сере булмаса) өстәмә мәгълүмат таләп итәргә хокуклы. Мәгълүмат сатып алучыга рус телендә, меню, прейскурантлар һәм башка чаралар ярдәмендә җиткерелә. Бу мәгълүмат белән җәмәгать туклану ноктасының залында гына түгел, аннан чыгып та танышырга мөмкинлек булырга тиеш.

 

Мәсәлән, шәраблар картасында башкаручы алкоголь продукциясенең исемен, күләмен һәм шешәдәге эчемлекнең бәясен, шулай ук бер порциянең бәясен (ул бер литрдан артмаска тиеш) күрсәтергә тиеш. Пешерелгән ризыкның бәясе дә гадәттә үлчәү берәмлеге өчен (мәсәлән, ике йөз грамм салат) күрсәтелә, камыр ризыклары прейскурант буенча данәләп сатыла.

 

Хезмәтне башкаручы аны заказ бирергә теләгән һәр кулланучыга, ике як та килешенгән шартларда күрсәтергә тиеш. Шул ук вакытта башкаручы кулланучылар өчен кайбер кагыйдәләрне үзлегеннән кертә ала (тәмәке тартуны тыю, өске кием белән керергә рөхсәт ителмәү һәм РФ законнарына каршы булмаган башка шартлар). Аерым алганда, кайбер рестораннарга кергәндә, сак хезмәтенең кулланучыларга сәбәбен аңлатмыйча гына залга керергә рөхсәт итмәскә хаклары бар икәне язып куелган. Мондый мәгълүмат кулланучыга үз хокукларын тормышка ашырырга комачаулый, аны дискриминацияли һәм тулысынча закон нормаларына каршы килә.

 

Хезмәт күрсәтү буенча сроклар бозылган очракта кулланучы башкаручыга үз теләге белән башка срокны билгели, ризыкның бәясен киметүләрен таләп итә яки заказдан бөтенләй баш тарта ала. Шулай итеп, әгәр сез кафега килеп, нәрсәгә дә булса заказ бирәсез икән, аны сезгә алдан әйтелгән билгеле бер вакытта, мәсәлән, егерме минуттан соң китерергә тиешләр. Әгәр заказны тоткарласалар, алда әйтеп үтелгән кагыйдәләрне кулланырга мөмкин.

 

Әгәр кулланучы заказ бирелгән әйбердә кимчелекләр тапса, ул бу кимчелекләрне бетерүләрен, бәясен киметүләрен яки тиешле сыйфаттагы продукцияне яңадан әзерләп бирүләрен таләп итә ала. Мәсәлән, китергән ризыкта чит предметлар (чебен, чәч бөртеге, пыяла) табылса, без аны яңадан хәзерләп китерүләрен таләп итә алабыз. Әгәр ризык сыйфатсыз булып чыкса, закон нигезендә булган кимчелекләрне бетерергә – ризыкны тиешенчә пешерүләрен яки кыздыруларын, суытуларын, җылытуларын, тәменчә тоз салуларын һәм башкаларны таләп итә алабыз.

 

Газета укучы язган хатка килгәндә исә, банкетка заказ бирүчеләр кафеда ризыкларның кимчелекләрен төзәтүләрен, икенче төрле әйткәндә, шушы ук ризыкны яңадан хәзерләп китерүләрен таләп итә ала иде. Әгәр җәмәгать туклану ноктасы моны эшләүдән баш тартса, шаһитлар алдында заказчы хезмәт күрсәтү турында килешүдән баш тартып, китерелгән зыянны каплауны, башкача әйткәндә, ризык өчен түләнгән акчаны кайтарып бирүләрен таләп итәргә хокуклы. Бу очракта дәгъваны язма рәвештә ике экземплярда тутырып, аларның берсен башкаручыга кул кую өчен тапшырырга яки почта аша заказлы хат белән (уведомление һәм эчтәге кәгазьләрнең описе белән) җибәрергә кирәк. Моннан тыш, башкаручыдан түләүне раслый торган документны (касса, товар чегы яки накладной) алырга кирәк. Шулай ук кулланучылар хокукыннан файдаланып, беренче таләп буенча бирелергә тиеш булган Шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабында язма калдырырга мөмкин.

 

Үз хокукларыгыз турында белеп, аларны тиешенчә яклый алсагыз, җәмәгать туклану нокталарында күрсәткән хезмәтләр дә тиешле дәрәҗәдә булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International