Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узачак

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 100 дән артык укучы бала катнашачак.

 Татарстан башкаласында  3-6 нчы февраль көннәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада үткәрелә. Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 100 дән артык укучы бала катнашуы көтелә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Олимпиадада үз төбәкләрендә җиңүче булган 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша. Укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада биремнәрен үтиләр.

Моннан тыш, олимпиадада катнашучылар язучылар, галимнәр, шагыйрьләр һәм сәнгать әһелләре белән очрашачак, шулай ук Кәрим Тинчурин театрында “Төш” спектаклен карау да планлаштырылган.

Олимпиаданың ябылу тантанасы Казанда Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында узачак.


http://tatar-inform.tatar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International