Моңсу хисләр белән искә алдылар

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

15 февральдә, соңгы совет гаскәрләрен  Әфганстан республикасы җиреннән чыгарган көнне, Болгар шәһәрендә сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәл янында традицион митинг узды.

Канкойгыч әфган сугышы тәмамланганга инде 29 ел тулды. Меңләгән солдат һәм офицер, Ватаныбызның тугры уллары, 9 ел һәм 51 көн буе әфган җирендә үзләренең интернациональ бурычын үтәде. Бу сугыш бик күп гаиләләргә зур кайгы китерде. Традиция буенча, соңгы совет гаскәрләре әфган җиреннән чыгып киткән көнне, илебездә үзләренә ышанып тапшырган бурычны намус белән үтәгән сугышчы-интернационалистларны хөрмәтлиләр, әфган сугышыннан кайта алмаучыларны моңсу хисләр белән искә алалар.

 

Сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәл янында бу көнне төрле чорда Әфганстанда, Төньяк Кавказда һәм башка “кайнар” нокталарда хезмәт иткән кичәге солдатлар, укучылар, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм бу вакыйгага битараф булмаган кешеләр җыелды. 

 

– Әфган сугышында илебезнең бик күп асыл егетләре, кыю офицерлары катнашты, – дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев. – Алар үз бурычларын намус белән үтәделәр. Бүген без бу сугышның нигә кирәк булуы турында бәхәсләшергә җыенмыйбыз, бүген без приказны үтәп, шушы сугышка кергән егетләрне горурлык белән искә алабыз. Туган җирдән еракта булсалар да, алар барыбер Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап, гомерләрен кызганмыйча сугышкан... Рәхмәт сезгә, әфган сугышчылары! Ә арабыздан китүчеләрнең һәм һәлак булучыларның урыны җәннәттә булсын...

 

Әлки һәм Спас районы буенча хәрби комиссар Виктор Лаврентьев та үзенең чыгышында шушы фикерне дәвам итте:

 

– Солдат беркайчан да сугышны үзе сайлап алмый ул. Сугышны да ул башлап җибәрми. Хәрбиләр бары тик антка тугры калып, халык һәм Ватан алдындагы бурычны намус белән үтиләр. Башкача булмый да. Шушы хезмәтләре белән алар туган илгә булган тугрылыкны, батырлыкны күрсәтәләр...

 

Митингка килүчеләр алдында шулай ук хәрби бәрелеш ветераннарының “Боевое братство” район җәмәгать оешмасы рәисе Ренат Шәрипов, “Юнармия” Бөтенроссия балалар-яшьләр хәрәкәтенең мәктәп отряды юнармиячесе Анна Калинкина чыгыш ясады. Алар барысы да шул елларда әфган җирендә хезмәт итүчеләрнең беренчеләрдән булып халыкара террорчылык белән көрәш башлап җибәрүләрен, безнең гаскәрләрнең әфган җиреннән җиңелмичә чыгып китүләрен билгеләп үттеләр. Бу сугыш илебезгә бик кыйммәткә төште. Безнең районнан гына алты кеше әфган сугышыннан цинк табутта кайтты, 19 кеше авырулардан һәм яралардан инде сугыштан кайткач вафат булды.

 

– Сугыш мәңге төзәлмәслек яра салды, – дип билгеләп үтте Ренат Шәрипов, – хәзер инде аны берничек тә дәвалап булмый... Сугыш афәтен кичеп, исән-сау әйләнеп кайтучыларга – мәңгелек дан, ә сугыш кырында ятып калучылар безнең хәтердә мәңге сакланыр...

 

Митинг ахырында хәрби бәрелешләрдә һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Һәйкәлгә һәм мемориаль такталарга чәчәкләр һәм веноклар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International