Күпфункцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесе офисларында мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итү туктатылды

2020 елның 27 марты, җомга

Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә эш көне булмаган көннәрне игълан итү турында» 206 номерлы Указын Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында кабул итүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте «Татарстан Республикасында күп функцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба - КФҮ) офисларында агымдагы елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәрге чорда «Минем документлар» КФҮ офисларында документлар бирү өлешендә мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итүне туктатып тору турында карар кабул итте.

Бу чорда гражданнардан хакимият органнарына гаризалар һәм документлар тапшырылмый.

Шуның белән бергә, хәзерге вакытта КФҮләрдә гражданнарга элек бирелгән запрослар буенча әзерләнгән әзер документларны гына бирү планлаштырыла.

КФҮ дәүләт бюджет учреждениесеннән логистика бүлеге башлыгы Арсланова Алсу Хәсән кызы (тел.8 952 031 29 22).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International