ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әле күптән түгел генә зурлап язның көтеп алынган беренче бәйрәмен билгеләп үттек. Барча әниләрне, әбиләрне, сөекле хатын-кызларны, апа-сеңелләрне яз бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләрне ирештердек, бүләкләр тапшырдык. Күпне күргән ветеран хатын-кызлар да игътибар үзәгендә булды.

Татарстан Президенты 42нче сайлау участогында тавыш бирде.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән бергә иртәнге 10да Карл Маркс урамында – Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына килде.

Башка сайлаучылар кебек үк, алар үз паспортларын күрсәтеп бюллетеньнәр алды һәм кабиналарга керде. Дөрес, анда озак тормадылар. Берничә секундтан соң һәркайсы тутырылган бланкларны үтә күренмәле урнага салды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International