Бүген балалар китапханәсе «Колосок» балалар бакчасына йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үз ишекләрен ачты

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Китапханә һәм балалар бакчасы хезмәттәшлеге мәктәпкәчә яшьтәге балаларның укуга кызыксынуын формалаштыру эшендә бик мөһим юнәлеш. Китапханә укуның социаль әһәмиятен нәтиҗәле тәэмин итү өчен уникаль ресурсларга ия, теләсә кайсы яшьтәге укучының кызыксынуын формалаштыра.

Бүген балалар китапханәсе «Колосок»балалар бакчасына йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үз ишекләрен ачты. Китапханә бусагасында кечкенә укучыларны китап феясе үзе каршы ала һәм аларны китапларның тылсымлы дөньясына чакыра алар өчен абонемент, борынгылык музее, туган якны өйрәнү бүлеге, уку залы бүлекләре буенча танышу экскурсиясе үткәрә.

Аннары балалар “Әкият урманына сәяхәт” экологик уенында катнашты. Яшь буынга экологик тәрбия бирү балалар китапханәсе эшендә мәҗбүри юнәлеш булып тора. Ә балаларны табигатьне яратырга һәм сакларга ничек өйрәтергә? Әкият геройлары - төлке, куян, бүре уен формасында балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерергә тәкъдим итте. Бергәләп «Игътибар күрсәт», «Сөйлә», «Тәртип күрсәтик» һәм башка уеннарда уйнадык.

Аннан соң балалар тәрбияче В.Н.Осинцева һәм әкият геройлары белән экологик плакат әзерләделәр. Балалар сорауларга актив җавап бирделәр һәм әлеге тема буенча яхшы белемнәр күрсәттеләр. Биремнәрне барысы да бик яхшы үтәде һәм барыбыз да табигатьне сакларга һәм аңа сак карарга тиешлегебезгә тагын бер кат инандык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International