Юлларыбыз даими төзекләнә

2016 елның 14 октябре, җомга

Якшәмбе көнне юл хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Районда автомобиль юллары ел саен төзекләнә бара. Ул халык хуҗалыгында иң мөһим тармакларның берсе, чөнки ерак һәм якын регионнарны  берләштереп тора.  Юллар эшләү, ремонтлау авыр эшләрнең берсе. Шулай да бу тармакта тырыш, үз эшен яхшы белгән, тәҗрибәле кешеләр хезмәт куя.

“Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Спас филиалы хезмәт күрсәтә торган юлларның гомуми озынлыгы шактый зур. Коллектив юллар төзүгә, ремонтлауга һәм алардан файдалануга зур игътибар бирә һәм үз бурычын  намус белән башкара.

Машинада  эшләүче Николай Камаев бу оешмага 2011 елда килә һәм шуннан бирле КамАЗ машинасында  юллар төзү материаллары ташый. Эшче Юрий Арининның да хезмәт стажы шулкадәр үк. Ул юл билгеләре урнаштыра, аларны карап һәм тикшереп, ремонт ясап  тора. Евгений Филиппов тәҗрибәле газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли. Юл техникасын ремонтлау, автопавильоннар, барьерлар монтажлау – барлык бу эшләрне ул башкара.

Механизатор Мансур Хаҗибуллин турында да бу оешмада олы хөрмәт белән сөйлиләр. МТЗ-82 тракторында ул җәй көне юл буйларын чаба, ә кыш көне  тракторга ротор  һәм эттергеч куеп, юлларны, автопавильоннарны кардан чистарта. Радик Кәримкулов исә диспетчерлык хезмәте өчен җавап бирә, юлларда техникадан файдалануны контрольдә тота.

Юллар төзү һәм ремонтлау буенча җәйге чорга билгеләнгән планнар уңышлы үтәлгән. Намуслы хезмәтләре, эшләренә җаваплы караулары өчен  алар барысы да һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан  бүләкләр алачак.

Ә бу атнадан башлап коллектив өчен җаваплы этап башланды. Хәзер юллардан кышкы чорда файдалану өчен хәзерлек алып барыла. Бу вакытта юлларга аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Эш ике сменада оештырылган, димәк, көннәр карлы-буранлы торганда да проблема булмаска тиеш.

Руслан Хәмидуллин фотосы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International