Бушлай юридик ярдәм

2017 елның 17 марты, җомга

24 мартта халыкка бушлай Бөтенсоюз  юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

Ул “Россия юристлар ассоциясе”дигән Гомумроссия җәмәгать оешмасы тарафыннан игълан ителде.

Татарстан Республикасында бу көнне Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә, “Бердәм Россия” партиясе рәисенең  региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә, ТР җәмәгать палатасы кабул итү бүлмәсендә, шулай ук Казанда, Әлмәттә һәм Бөгелмәдә (барлыгы 56 пунктта) эш көне дәвамында  Россия Юристлар ассоциясенең Татарстан региональ бүлекләре үзәкләрендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтелә.

Консультантлар  сыйфатында Юстиция министрлыклары, прокуратура, ТР Конституция суды аппараты,  ТР буенча РФ Юстиция министрлыгы идарәсе, Суд приставларының Федераль хезмәте белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия Юристлар ассоциациясе әгъзалары катнаша.

Дежур тору графигы, шулай ук кабул итү пунктлары һәм түләүсез консультация үткәрү үзәге адреслары барлык катнашучылар белән килешенгән. Аларның телефон номерлары 20 марттан соң Россия Юристлар ассоциациясе Татарстан региональ бүлегенең http://alrf16.ru/ сайтында урнаштырыла.

Белешмәләр өчен телефон (843)223-07-83.


http://www.spas-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International