Классиканы яттан сөйләделәр

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Валентина Лаврентьева, Полина Трембицкая һәм Анна Акулинага (шәһәрдәге 1нче һәм 2нче, Антоновка урта мәктәпләре) Бөтенроссия “Тере классика” прозаик әсәрләр укучылар конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләренә дипломнар тапшырдылар һәм китаплар бүләк иттеләр.

Алар Анатолий Логиновның “Иске парта монологы, Надежда Тэффиның “Имтихан” хикәяләрен, Владимир Железниковның “Карачкы” китабыннан өзек сөйләделәр. Укучылар автор позициясен һәм эмоциональ рухны башкаларга караганда да яхшырак чагылдыра алдылар.

 

Шунысын әйтергә кирәк, бу конкурста катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Быел, мәсәлән, конкурста алтынчы класстан алып унынчы класска кадәр 22 укучы катнашты. Алар жюри игътибарына кыска хикәяләр һәм мәктәп программасына кертелмәгән китаплардагы әсәрләрдән өзекләр тәкъдим иттеләр. Күп укучыларның текстларны яттан белүләре турында да әйтергә кирәк. Бу инде аларның авторларга һәм аларның әсәрләренә, гомумән, классик әсәрләргә карата булган карашын чагылдыра. Конкурсантларның барысы да биремнәрне тырышып үтәде. Шуңа күрә район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алена Колчина җитәкчелегендәге жюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Конкурста катнашучыларның барысына да мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International