Горурланам синең белән, мәктәбем!

2017 елның 14 апреле, җомга

Быел Болгардагы 1нче урта мәктәп 150 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу укытучылар һәм укучылар коллективы өчен генә түгел, ә шәһәр һәм район өчен дә зур вакыйга. Шул уңайдан әлеге белем бирү учреждениесенең тарихын барлап алу урынлы булыр.

Дарья АВДЕЕВА,

11 класс укучысы

 

Минем өчен мәктәп беренче чиратта – белем йорты. Балачакның мәктәп еллары белән бәйле сәхифәләрен берничек онытып булмый. Кеше олыгая барган саен мәктәп, күңелдә якты эз калдырган балачагын, сабакташларын, белем биргән укытучыларын сагынып искә ала. Әйе, ул елларның хәтергә уелып калган мизгелләрен берничек онытып булмый. Безнең мәктәптә эшләүче укытучыларның барысы да олы хөрмәткә лаек. Мәктәп коллективы белән директор Евгений Александрович Марянин җитәкчелек итә. Ул тәҗрибәле педагог, республикада уздырылган күп кенә конкурсларда катнашып лауреат исемнәренә лаек булды. Хезмәттәшләренә карата игътибарлы, ярдәмчел, тәртипле, аларның эшен тиешенчә бәяли белгәне, кирәк вакытта ярдәм кулы сузганы өчен Евгений Александровичка барысы да рәхмәтле. Яраткан укытучыларым турында да әйтәсем килә. Беренче укытучыбыз Татьяна Александровна Титова безне ирешкән уңышларга сөенә белергә, куйган максатка ирешергә өйрәтте. Мәктәптә укый башлауның беренче көннәреннән үк ул бездә белем алуга кызыксыну уятты һәм һәрчак ярдәм итеп килде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң класс җитәкчеләрем Маргарита Анатольевна Иванова белән Ирина Викторовна Ергачеваны күп еллар буе сагынып искә алырмын. Галина Николаевна Здобнова, Валентина Павловна Заварихина, Наталья Александровна Теймурова, Нина Николаевна Баратова, Марина Робертовна Павлова, Людмила Семеновна Назарова һәм башка педагоглар бездә бик күп сыйфатлар тәрбияләү өчен күп көч куйдылар. Безнең мәктәптә биология фәненнән белем бирүче әнием Наталья Геннадьевна хезмәттәшләренең генә түгел, балалар һәм аларның әти-әниләре ихтирамын казанды. Шунысын әйтергә кирәк, әнием үзе дә шушы мәктәптә укыган, педагог һөнәрен сайлавына бер дә үкенми.

 

Мәктәбебездә әнә шундый олы җанлы, кешелекле педагоглар эшләвенә чын-чынлап горурланам. Алар үзләренең ару-талуны белмәс хезмәтләре белән мәктәп тарихын язуны дәвам итәләр. Мәктәп тарихы дигәннән, ул Х1Х гасырга барып тоташа. Казан губернаторының архив фонды канцеляриясендә язылганча, 1867 елда Спас шәһәрендә хатын-кызлар  өчен уку йорты ачылган. Вакыйгаларга бай булган гади генә мәктәп тормышы әнә шул заманнан башланып китә дә инде. Йөз илле ел! Азмы бу, күпме? Бу сорауга өздереп кенә җавап биреп булмый. Минем мәктәбем күп еллар буе җәмәгать тормышы, мәдәният, аң-белемгә омтылу үзәге булган. 

 

Юбилей елында балалар хәтерендә якты эз калдырган педагогларны да искә аласы килә. Мәктәп белән 1945 елдан 1964 елга кадәр җитәкчелек иткән Соломон Лазаревич Митрополитанскийны күпләр яхшы хәтерли. Бу гаҗәеп кеше турында безгә тарих укытучысы Нина Николаевна Баратова сөйләде. Мәктәп музеенда башка педагоглар турында да бик күп истәлекләр тупланган. Соломон Лазаревич тирән белемле, оештыру сәләтенә ия булган олы җанлы кеше, дип башка педагогларның сөйләгәннәре дә хәтердә калган.

 

– Соломон Лазаревич мәктәпне белем йорты итү өчен бөтен тырышлыгын куйды, – дип искә ала педагогия хезмәте ветераны Анна Павловна Горбунова.

Безнең районда мәктәптә узган гасырның 30 – 40нчы елларында эшләгән укытучыларны да әйбәт хәтерлиләр. Болар, мәсәлән, Наталья Сергеевна Калинина, Полина Петровна Блохинцева, Наталья Игнатьевна Сементина, Василий Михайлович Кладов. Бераз соңрак коллектив Нина Григорьевна Морюхова, ирле-хатынлы Харитоновлар, Таисия Ивановна Столярова, Закир Гани улы Закиров, Николай Иванович Мельников кебек педагоглар белән тулылана. Мәптәпне төрле елларда тәмамлаучылар Валентина Михайловна Дубкова, Сара Ивановна Миличихина, Галина Николаевна Захарова, Капитолина Александровна Кривошеева, Лидия Сергеевна Волкова, ирле-хатынлы Анатолий Алексеевич белән Антонина Андреевна Емельяновларны, Василий Константинович белән Александра Александровна Горшениннарның дәресләрен әле дә булса хәтерли торгандыр. Мәктәп тарихына Галина Анатольевна Погудина, Валентина Михайловна Демина, Альбина Ивановна Лихачева, Евгения Яковлевна Косенчук үзләренең якты сәхәфәләре белән кереп калган.

 

Лидия Александровна Фомина, Надежда Петровна Ануфриева, Афанасий Григорьевич Курочкин, Валентина Михайловна Демина – әлеге һәм башка педагоглар мәктәп тарихында үзләреннән якты эз калдырган.

 

Мәктәп белән төрле елларда Юлия Ивановна Мулинова, Әнвәр Зарипович Вафин, Нина Ивановна Борюшкина, Джордж Сорос премиясе лауреаты Надежда Васильевна Илдарханова җитәкчелек иткән.

 

... Мин элеккеге география укытучысы София Николаевна Алексеева уздырган батырлык дәресен искә төшерәм.  Дәрестә ул безгә мәктәп тарихы турында сөйләде София Николаевна мәктәптә илленче еллар азагында эшләгән.

 

– Мәктәптә ул елларда бик салкын, хәтта савыттагы кара бозланып ката иде. – Әмма без тулы көчкә эшләдек. Ул вакытта география түгәрәген дә алып бардым. Мәктәп янындагы метеорология мәйданчыгы минем горурлыгым булды, – дип сөйләгән иде София Николаевна.

 

Өстәвенә, укытучылар әле тагын җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан. Ул елларда мәктәптә бик күп түгәрәкләр эшләгән. Мәсәлән, автомобиль түгәрәген Семен Александрович Богатырев алып барган, тарихныкын – Светлана Васильевна Федотова, географиянекен – Вероника Петровна Кувшинова, яшь биологлар белән Ольга Ивановна Борисова шөгыльләнгән, балаларны музыка серләренә П.К.Корнилов өйрәткән.

 

Мәктәпнең төп куанычы һәм байлыгы, әлбәттә инде, аның укучылары. Бу уңайдан без хаклы рәвештә горурлана алабыз! Мәктәпне тәмамлаучылар мәктәп белән бәйле истәлекләрне кадерләп саклыйлар. Моның шулай булуын мәктәпне 1957 елда тәмамлаган адмирал Виктор Павлович Агафоновның сүзләре раслый: “Бу мәктәптә күп фәннәрнең серенә төшендем, ул миңа тормышта үз юлымны табарга ярдәм итте!”  Мәктәпне 1963 елда тәмамлап профессор дәрәҗәсенә ирешкән һәм Марий Эл республикасының атказанган фән эшлеклесе булган Виктор Сергеевич Ижуткин да бу сүзләр белән тулысынча килешә.

Мәктәп турында әле тагын күп сөйләргә була. Тормыш дәвам итә. Традицияләрне бүген мәктәптә укучылар, аларга белем бирүчеләр дәвам итә һәм тагын да тулыландыра. Рәхмәт сезгә, кадерле укытучыларым! Мин синең белән горурланам, яраткан мәктәбем!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International