________________________________________________________________________________________________________________ ПОСТАНОВЛЕНИЕ КАРАР «17» __09__2019 № 631
|
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең
административ регламентлары турында
"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы федераль закон, "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, ТР Спас муниципаль районы Башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ:
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын яңа редакциядә расларга:
"Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында" 01.04.2016 елгы 190 номерлы карарның 1.5, 1.15, 1.16, 1.24, 1.30, 1.34 пунктларын;
"Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында" Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2016 елның 1 апрелендәге 190 номерлы карары белән расланган муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларына үзгәрешләр кертү хакында" 08.06.2016 елгы 395 номерлы карарның 1.5, 1.15, 1.16, 1.24, 1.30, 1.34 пунктлары.
2. Әлеге карарны законда билгеләнгән срокта Спас муниципаль районының http://www. spasskiy.tatarstan.ru рәсми сайтында, хокукый мәгълүматның рәсми сайтында (//httр:pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Р. Р. Закировага йөкләргә.
ТР Спас муниципаль районы
Башкарма комитеты җитәкчесе В. А. Осокин