Тел – бер, фикерләр төрле...

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Район мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсе буенча ата-аналар җыелышлары үткәрелә.

Ата-аналар бу уңайдан үз фикерләрен белдерәләр: кемдер татар телен факультатив итеп кенә калдыру яклы, кемдер мәҗбүри фән буларак укытырга, әмма сәгатьләр санын киметергә кирәк, ди. Моңа кадәр ничек укытылган булса, шул килеш калдырсыннар, дип әйтүчеләр дә бар. Әйе, фикерләр төрлечә. Хәер, ул шулай булырга тиеш тә. Бәлки бу фикерләр әлеге мәсьәләне хәл иткәндә исәпкә алыныр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International