«Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» акциясе

2020 елның 4 декабре, җомга

2020 елның 3 декабрендә Спас муниципаль районында “Зур тарих” Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентының Федераль проекты кысаларында “Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” халыкара акциясе узды. Акция Антоновка, Бураково, 1 нче Болгар, 2 нче Болгар, Иске Рәҗәп, Ким, Кузнечиха, Болгар санатория, Өчкүл мәктәпләре һәм Спас тармак технологияләре техникумы базасында онлайн режимда узды. Никольский мәктәбе базасында кәгазьдә тест үткәрелде. Акциядә катнашучыларның гомуми саны 285 кеше тәшкил итте. Акциядә югары сыйныф укучылары, мәктәпнең педагогик хезмәткәрләре катнашты.

 

Методист В. Г. Егоров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International