ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

18-22 ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең спортның су төрләре Сараенда 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия Чемпионаты узачак.

Әлеге чемпионатта спорт мастерына кандидат разряды булган, РФ субьектларында узган ярышларда җиңгэн, 2002 елдан яшьрәк егетләр һәм 2004 елдан яшьрәк кызлар катнаша ала.

Чемпионатның тантаналы рәвештә 18 ноябрь көнне 17 сәгать 30 минутта ачыла. Ярышларга керү ирекле.

 

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре “Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит” Бөтенроссия акциясенең икенче этабын үткәрүгә кушылды.

Оператив-профилактика чаралары наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне ачыклау, наркотик һәм психотроп матдәләрне кулланучы һәм аларны сатучы, бу эшкә балигъ булмаганнарны җәлеп итүче кешеләрне ачыклау максатында уздырыла. 

 

Иске Рәҗәп мәктәбе базасында милли мәктәпләрдә татар теле укытучылары өчен өйрәтү семинары үткәрелде.

 

 

2017 елның 13 ноябрендә 13 сәгатьтән 14 ноябрь 18 сәгатькә кадәр метеориологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Татарстан территориясендә һәм Казанда 13 ноябрьнең икенче яртысында, 14 ноябрь төнлә һәм көндез урыны белән  томан. 14 ноябрьдә көндез һәм кич Татарстан территориясендә һәм Казанда   көньяк- көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге урыны белән секундына  15-17 метрга җитәргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International